2 April 2020
Китап - белем чишмәсе, ди халык мәкале. Ә 2 апрельдә - Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бу бәйрәм нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә барлыкка килә дә инде. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.
Бәйрәм уңаеннан, безнең инстаграм сәхифәсендә бәйге дә бара. Сез дә катнашыгыз, дуслар!
Comments: