Birthday of children's television in Russia!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Birthday of children's television in Russia!

Birthday of children's television in Russia!
Шаян ТВ!!! Нәни ТВ!!!
Бәйрәмең белән сине!
Бар каналлар арасында
Безнең өчен иң-иңе!

Татар балалары булгач,
Татарча сөйләшәбез.
Синең белән бергә-бергә
Тел өчен көрәшәбез!

Əле бәләкәй булсаң да,
Син безгә зур юаныч!
ТАТАРЧА тапшыру карау -
Безнең өчен куаныч!

Ныклы адымнарың белән,
Югары тотып башың
Бары тик алга атларга,
Үрләр яуларга язсын!

Тәнкыйть сүзләре дә булыр...
Булыр макту сүзе дә...
Барысын да дөрес итеп
Кабул ит син үзеңә!

Юлларыңа дошманнарың
Коеп куйса киртәләр...
Күреп тор: бер аларның да
Борынына чиртәләр!

Айзат-Ризат Гатиятуллиннар
Сиңа изге теләктә!!!
Ак келәмнән генә торсын
Юлларың киләчәктә!!!
                     Айзат һәм Ризат Гатиятуллиннар,Балтач районы

Яле, дустым «ШАЯН ТВ»,
Бәйрәмең белән сине!
Шул уңайдан, чын күңелдән,
Олылап үтәм сине!

Без гаиләдә иш кеше,
Татарча сөйләшәбез!
Шуңа күрә барыбыз да
Сине БИК яратабыз!

Әнием дә вакыт булса,
Бик ярата шул сине!
Җырлы-моңлы булганга да,
Карый ул «ҖЫРЛЫ СЕЛФИ»!

Әтием дә безгә карап,
Сине бик тә үз итә!
Анна белән бергәләп,
Хайваннарны күзәтә!

Әминә сеңлем кечкенә,
Ул әле бик бәләкәч!
Шуңа күрә «ах» та итми,
Карый бит ул «Күчтәнәч»!

Азат энем үлеп бетеп,
Мультфильмнар ярата!
Шуңа күрә кунак килсә,
«ШАЯН ТВ» карата!

Мин узем бик җитез малай,
Исемем минем Булат!
Спортны нык яратканга,
Карыймын мин гел «Уймак»!

Сиңа булган сүзләремне
Язып бетерә алмам!
Озын гомер сиңа теләп,
Яр Чаллыдан күп сәлам!
Булат Ситдиков, Яр Чаллы шәһәре

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...