«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды

Күптән түгел, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә үткәрелә торган «Балачак җыры» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Барлыгы редакциябезгә 114 җыр килде. Хәзерге вакытта эшләрне бәяләү, сайлап алу процессы бара.

Бүген әлеге җырларны бәйгенең жюри утырышында карадылар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әйтергә кирәк, авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты.

Бәйгегә килгән һәр җырга авторлар һәм башкаручылар үз күңел җылысын салган. Аларның һәрберсе төрле, кабатланмас. Һәрберсенең үз тарихы, тирән мәгънәсе, якты киләчәге бар.

Әлеге бәйгедә катнашкан, кызыксындыру белдергән һәркемгә рәхмәт әйтәбез! Бик тиздән икенче этапка үткән җырлар исемлеге билгеле булачак! Алар 11 май көнне сайтка эленәчәк һәм тавыш бирү этабы башланачак. Тавыш бирү бер атна дәвам итәчәк.

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...