13 декабрь – Аюлар көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

13 декабрь – Аюлар көне!

13 декабрь – Аюлар көне!

13 декабрь – Аюлар көне. Без бик күп әкиятләрдә «аю» образы белән очрашабыз. Моннан тыш, аның шәхси бәйрәме дә бар икән. Дөньяда аюларның барлыгы 7 төре генә калган, һәм алар барысы да дәүләт тарафыннан саклана. Россиядә көрән һәм ак аю яши. Ел саен 13 декабрьдә планетабызның күп кенә почмакларында Аю көне билгеләп үтелә. Бу көнне алар кышкы йокыга китә дип санала.

Яз, җәй һәм көз айлары буе бу хайваннар, кышка май запасы әзерләп, актив рәвештә тукланалар. Ә хәзер, салкыннар башлангач, кышны чыгар өчен үзләренә ышык урын эзлиләр. Җылы урын эзләп тапканнан соң, аю йокыга тала, чөнки әлеге җәнлекләрнең рационының нигезен үсемлекләр тәшкил итә. Салкын кыш җитү белән аны табу шактый кыенлаша.

аю2.jpg

Кызыклы фактлар:

1. Аюның кышкы йокысы 200 көнгә бара.

2. Хайванның авырлыгы 800 килограммга җитәргә мөмкин .

3. Иң кечкенә аю - Малайя аюы санала. Аның авырлыгы – бары 30- 60 кг, ә озынлыгы-якынча 1,5 м.

4. Аю уртача 25-40 ел яши.

5. «Урман хуҗасы» - беркайчан да сәбәпсез кешегә беренче булып һөҗүм итми. Кешеләрнең торакларын ул узып китәргә тырыша, әгәр дә аны борчымасалар, ул зыян китермәячәк.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...