Бүген һәрберебез дә яратып ашый торган алманың сез белмәгән файдалы үзлекләре белән танышырбыз. Әлегеҗиләк-җимештә бик күп төрле витамин, пектин, тимер, калий, кальций, натрий, фосфор, молибден, йод матдәләре, аскорбин кислотасы бар.
* Алма холестеринны нормада тоту өчен кирәк. Шуңа да көнгә 2-3 алма ашап кую бик файдалы.
* Әгәр башыгыз авыртачагын сизәсез икән, алма ашап куегыз һәм әлеге чирләр сезне борчымас.
* Көнгә 1 алма ашау тәннең С витаминына булган ихтыяҗының 1/4 өлешен бетерергә сәләтле. С витамины исә тирегә җыерчыклар чыгудан һәм иртә картаюдан саклый. Алмада В2 витамины да бар. Әлеге файдалы матдәгә ихтыяҗ булмаса, биткә бетчәләр чыкмас, чәч кавыкланмас, иреннәр ярылмас.
* Алмаларда булган В1 витамины ару, күңел төшенкелеген җиңәргә, йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итә.
* Алмаларның ялкынсынуга һәм микробларга каршы үзлеге бар, алар кан тамырларын ныгыта, холестерин дәрәҗәсен төшерә һәм тимераксымны күтәрә, кан басымын җайлый, ашкайнатуны, матдәләр алмашын яхшырта, тәнне агу, авыр тимерматдәләрдән чистарта.
* Алма сулыш һәм йөрәк тибеше начарланганда файдалы. Пешерелгән алма коры ютәлдән дә дәвалый. Алманың киптерелгән яфракларын кайнаган суда 10-15 минут төнәтеп, грипп белән авырганда, тавыш беткәндә кулланырга була.
* Алманың төшендә йод күп. Әгәр дә көнгә 5-6 алма төше ашап куйсаң, организмда кирәкле йод күләме булачак. Әгәр дә калкансыман биз эшчәнлеге бозылса, төшләрен җыеп алыгыз, киптерегез һәм төегез. Бал кашыгының очына гына салып, көнгә 1-2 тапкыр ашагыз.
* Нерв системасын яхшырту өчен, алмаларны юка итеп турагыз, кайнар су салыгыз һәм 2 сәгать ябык савытта тотыгыз. Аны көн дәвамында эчәргә була. Файдасы булмый калмас.
* Артык авырлык, йөрәктәге җитешсезлекләр, начар йокы булганда “Алма көннәре” (атнага 2 тапкыр) үткәрегез: көн дәвамында 5-7 тапкырга бүлеп 1,5-2 кг алма ашагыз.
* Алмада тешләр бозылуга юл куймаучы табигый кислоталар бар.
* Күзләрне ял иттерү өчен, аларга пешереп изелгән алма измәсен куеп тору яхшы.
* Тире пешкәндә һәм өшегәндә, авырткан урынга уылган алма кую файдалы.
Comments: