12 February 2020
Без дусларыбыз белән бер-беребезне бер сүздән аңлыйбыз, озаклап сөйләшә алабыз, шаярабыз, көләбез. Вакыт узганы сизелми дә! Безнең якын дуслар ул - сез, кадерле тамашачылар!
11-12 февраль көннәрендә республикабызның иң ерак районы Әгерҗегә сәяхәт иттек. Исәнбай, Көчек урта мәктәпләрендә, Әгерҗе шәһәренең 1 гимназиясендә укучылар белән очраштык. "Ак калфак" оешмасы уздырган бик матур чарада да катнаштык.
Каналыбызны яратып караучы, аның эшчәнлеген зур кызыксыну белән күзәтүче дусларның күп булуына без бик шат. Ерак аралардан курыкмыйбыз, иң мөһиме, дуслык күпере нык һәм озын гомерле булсын!
Comments: