Көз сылуы - Сөмбелә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Көз сылуы - Сөмбелә!

Көз сылуы - Сөмбелә!

22-23 сентябрь - көзге көн белән төн тигезләшкән вакыт. Елның сихри фасылында, нәкъ менә көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Европалылар өчен бераз моңсу вакыт, чөнки көз-патшабикә хакимлек итәргә тулы хокук ала. Ел фасылы алышынганда көн кыскара, төн озая. Көн озынлыгы нәкъ ярты тәүлек - 12 сәгать булганлыктан, кояш 6 да чыга, 18 сәгатьтә бата. Мондый очрак ел әйләнәсендә ике тапкыр кабатлана.

Сөмбелә - башак дигән сүз.Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырыла.

Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай «Сөмбелә» дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:

* Сөмбелә туса, су суыныр.

* Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал.

Ә менә планетаның көньяк ярымшарында яшәүчеләр бу вакытта язны каршылый икән. Борынгы Русиядә элек-электән көн белән төн тигезләшкәндә төрле йолалар башкарганнар, бәйрәм иткәннәр. Келәтләр уңыш белән тулы, өстәлләр яшелчә-җимештән сыгылып торган мизгел дә бит әле бу. Шунлыктан кешеләр шатланып, күңел ачкан. Бай көзге табынны күпереп пешкән икмәк, кәбестә, мүк җиләгеннән пироглар бизәгән. Ә кызыл миләш тәлгәшләрен, чир-чордан, күз тиюдән сакласын дип, тәрәзә төбенә тезгәннәр.

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...