3 December 2022
Бу атнада сезгә тамашачыбыз Илназ Гаффановның «Матурлык» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Кичә генә әле моңсу иде,
Сап-сарыдан иде яфраклар.
Бүген менә бөтен җиребезне
Каплап алган инде ап-ак кар.
Тагын нинди хикмәтләре булыр,
Ниләр алып килер быел кыш?
Шундый матур могҗизалардан тик
Торсаң иде шул син, әй тормыш.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Comments: