«Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы!

«Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы!

Бүген балаларны яклау көнендә «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенең 3 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.

Быел «Балачак җыры 2022» бәйгесенә 114 җыр килде. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2022 елның 11 маеннан 18 маена кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнде.

Менә ул җиңүче җырлар исемлеге:

1. «Сабантуй бүген бездә» җыры

Авторлар: Роберт Миңнуллин сүзләре, Илнур Ганиев көе

2. «Токмач кисәм» җыры

Авторлар: Люция Әблиева сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина көе

3. «Әнием - иң газиз кешем» җыры

Авторлар: Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе

4. «Бие әле» җыры

Авторлар Вәсимә Хәйруллина сүзләре, Илназ Баһавиев көе

5. «Дусларың күп булсын» җыры

Авторлар: Булат Ибраһимов сүзләре, Ләйсән Закирова көе

Һәр җиңүчегә 50 000 күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Шулай ук әлеге җырларга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан заманча аранжировкалар ясалачак, сыйфатлы видеоклиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Моннан тыш, барлык җырлар да «Балачак җыры» җыентыгына кертелә.

Әлеге чара ШАЯН Сабантуй бәйрәме белән башланып китте. Милли уеннар, күңелле җыр-биюләр башкарылды. Мәртәбәле кунаклар да балаларга кушылды. Алга таба бәйрәмне бүләкләү тантанасы дәвам итте. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Җиңүчеләрнең һәрберсен ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, алга таба да яңа үрләргә ирешергә язсын! Хәзер әлеге җырларның аларның безнең нәни дусларыбызга барып ирешәсе генә калды!

Җырның канаты бар дип юкка гына әйтмиләр! Ә канат куярга «ШАЯН ТВ» булыша! Балачак җыры һәр күңелдә яңгырасын!

Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...