«ШАЯН ТВ» каналы Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды!

«ШАЯН ТВ» каналы Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды!

Сөенечле яңалык! Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналы иң дәрәҗәле премияләрнең берсе - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек булды! Без бу вакыйганы түземсезлек белән көттек!

Бүләкләү тантанасы бүген «Пирамида» концертлар залында «Созвездие - Йолдызлык» XXIII ачык республика телевизион яшьләр сәнгате фестиваленең гала концерты кысаларында узды.

825ADE60_7608_4815_9050_DC5E71D90CEB.jpeg

Әлеге премия 2 елга бер тапкыр Татарстанның интеллектуаль һәм рухи мирасын үстерү максатында, сәләтле яшьләрнең әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын бәяләү өчен бирелә. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе»нең бер өлеше булган «ШАЯН ТВ» каналы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, аңа милли рухта тәрбия бирүдә, татар теленә карата ихтирам һәм хөрмәт уятуда хезмәт итә.

effc5868-81f6-4482-b307-6fbe9db3163e.jpg

Журналистика һәм телевидение сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, татар телен, халкыбызның әдәби мирасын популярлаштыруга зур өлеш кертеп, яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан үстергәне өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналы әлеге премиягә, һичшиксез, лаеклы! Бу - телеканал өчен зур нәтиҗә! Бу тамашачыларыбыз белән бергә – безнең уртак җиңүебез!

«ШАЯН ТВ» каналының эшчәнлеген югары бәяләүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да телебезнең бөтен матурлыгын халыкка җиткерү өчен бөтен көчебезне куярбыз һәм ялкынланып эшләвебезне дәвам итәрбез!


 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...