Congratulations: Ilshat Ildusovich

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Congratulations: Ilshat Ildusovich

Congratulations: Ilshat Ildusovich

Хөрмәтле  Илшат  Илдус  улы!


«ШАЯН ТВ» телеканалы хезмәткәрләре Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез!


Кайнап торган энергиягез, һөнәри өлгергәнлек, ашкынулы җаныгыз һәм үҗәтлегегез гомерегез буена озата килә. Кайнар омтылышыгыз, намус сафлыгы, кыйблагызга тугрылыгыгыз матур өлге булып тора. Сез үзегезне югары эзерлекле киң эрудицияле оештыручы шәхес итеп күрсәттегез. Сезне үткен фикерле, сизгер күңелле, акыллы карашлы таләпчән, кешелекле итеп беләбез. Сездәйләр – бүгенге буын вәкилләренә үрнәк.


Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, «ШАЯН» кебек кызыклы булсын! «ШАЯН ТВ» телеканалын эшләүдә күңел биреп эшләвегезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.


«ШАЯН ТВ» телеканалы хезмәткәрләре

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...