Сәхифәбез кысаларында сезне тамашачыбыз Алмаз Әхмәдиевның язмасы белән таныштырабыз!
Җәй җитү белән, күп кешеләрнең көче һәм дәрте арта. Мин аларны элек булмаганнарын әйтмәс идем, әмма җәйге чорда бу ничектер - аеруча сизелә.
Җәен уку көннәрендә өлгереп җитмәгән вакытны төрлечә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, күбрәк дуслар белән аралашырга, малайлар белән туп тибәргә, гаилә белән күбрәк вакыт үткәрергә, туңдырма ашарга, елгада коенырга, гадәттәгедән озаграк йокларга...
Җәй көне шулай ук төрле җиләк-җимеш чоры да. Бу да бик сөендерә! Әлбәттә, жәй елның башка вакытына караганда матур. Кайвакыт мин әти-әнием яки дусларым белән урманга барам. Анда тереклек итә торган җәнлекләрнең: керпеләрнең, куяннарның, янутларның, тиеннәрнең тормышын күзәтергә яратам...
Әле бик еш без әти белән балыкка йөрибез. Анда балык тотарга, елгада су коенырга, кич белән учак янында җырлар җырларга була... Бервакыт без бер чиләк балык тоттык, ә өйгә кайткач, әни тәмле уха әзерләде.
Җәй — минем яраткан ел фасылым. Әгәр әз генә озаграк та булса, бик шәп булыр иде!
Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Comments: