Lessons start at 7 am!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Lessons start at 7 am!

Lessons start at 7 am!

Дәресләр иртәнге 7дә башлана!

Беренче уку атнасының экваторы бүген! Көз башланса да күңелдә – җәй, парта артында гына утырып торасы да килми, дуслар белән шаярышып алу теләге дә җиңә кайвакыт. Ләкин барыбызның да белемле буласы, күп беләсе килә. Димәк, дәрестә укытучы апа-абыйларны тыңлыйбыз, кайткач бераз ял итеп алган арада «ШАЯН ТВ»ны карыйбыз да, өй эшләрен әзерли башлыйбыз. Безнең сайтка да күз салырга онытмагыз!

Грек телендә “школа” сүзе “ял” яки “күңел ачу” дигәнне аңлата икән. Без исә аны, “мәктәп”, “белем йорты”, “белем учагы” кебек матур сүзләр белән атыйбыз. Тагын шундый берничә кызыклы факт, дуслар!

Статистикага карасак, Америка укчылары үзләренең 14000 сәгать вакытын төрле тапшырулар карап уздыра, нибары 12000 сәгать кенә укуга багышлана икән. Ә сез күп вакытны белем алуга багышлыйсыздыр, дип ышанабыз.

Заманча Кытайда һәр укучы, дәресләр башланыр алдыннан, физик күнегүләр ясый икән. Яхшы үрнәк! Юкка гына, сәламәт тәндә – сәламәт акыл, димиләр.

Чехия үзенчәлекле билге кую системасы белән аерылып тора. Анда иң начар билге – “5”ле, ә иң яхшысы – “1”ле! Ләкин без башка илдә яшибез һәм бары тик “5”ле билгесенә генә укыйбыз! Ә Норвегия укучыларына, киресенчә, 8 сыйныфка кадәр бернинди дә билге куймыйлар! Андый мәктәптә укуы да кызык түгелдер. Билге – укыган өчен хезмәт хакы алган кебек бит инде!

Бразилиядә дәресләр иртәнге 7дә үк башлана! Кызык, алар ничәдә йокыдан тора икән соң?!

Ярый әле, безнең мәктәпләрдә мондый кануннар юк! Тик шулай да вакытында йокларга ятыгыз! Беренче дәресне йоклап уздырырлык булмасын! Укытучыгыз нинди файдалы тема аңлатканын ишетми дә калырсыз!

Ә инде сезнең мәктәпкә генә бәйле яңалыклар, фактлар, кызыклы хәлләр бар икән, безгә [email protected] языгыз, башкалар да белсен!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...