«Дүрт тәгәрмәчле дуслар» мультсериалы кабаттан эфирда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Дүрт тәгәрмәчле дуслар» мультсериалы кабаттан эфирда!

«Дүрт тәгәрмәчле дуслар» мультсериалы кабаттан эфирда!

«Дүрт тәгәрмәчле дуслар» мультсериалының төп геройлары - сары, зәңгәр, кызыл һәм яшел төстәге йөк машиналары. Һәр сериядә машиналарның үз миссияләре бар. Мәсәлән, экскаваторга туп белән уйнарга яки яңа автобуска детальләр алып килергә кирәк. Әлеге гаҗәеп уеннар һәм Моцарт музыкасы белән үрелеп барган бу кызыклы мультсериал сезгә төсләр палитрасын һәм геометрик формаларны танырга ярдәм итәр, шулай ук санарга өйрәнү серләренә төшендерер.

Серияләрнең берсендә поезд квадрат, өчпочмак, овал һәм йолдыз алып килә. Бу төрле төстәге фигураларны йөк машинасына күчерергә кирәк, анда алар өчен махсус урыннар әзерләнгән. Әлеге дүрт машина җитешмәгән детальләрне алып килә һәм йөк машинасына эшне башкарырга ярдәм итә. Башка эпизодта исә бер машина кинәт төсен югалта һәм соры төскә керә, ләкин серле борылыш ярдәмендә яңадан яшелгә әйләнә!

«Дүрт тәгәрмәчле дуслар» мультсериалы кабаттан эфирга әйләнеп кайта! Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 13:55 һәм 21:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...