Җәй көне нишләргә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җәй көне нишләргә?

Җәй көне нишләргә?

Җәй көне нишләргә? Без сезгә исемлек әзерләдек!

1. Таң атуны каршыларга
2. Дуслар белән пикникка чыгарга
3. Кием шкафын барларга
4. Күп итеп карбыз, кавын ашарга
5. Авылга кайтырга
6. Җәйге фотосессия ясарга
7. Аткан йолдызга теләк теләргә
8. Саф һавада йога белән шөгылләнергә
9. Казанда уза торган #VKFEST2025 барырга
10. Скейбордта йөрергә
11. Дуслар белән төне буе чын күңелдән сөйләшергә
12. Татлы мамык ашарга
13. Кыр чәчәкләре бәйләмен җыярга
14. Көймәдә яки катамаранда йөрергә
15. Җиләк-җимешләрдән салат ясарга
16. Яңгырдан соң салават күперен фотога төшерергә
17. Балык тотарга
18. Холстта рәсем ясарга
19. Концертка барырга
20. Һава еланын җибәрергә
21. Урманда җиләкләр җыярга
22. Өч көнгә интернеттан баш тартырга
23. Үләндә яланаяк йөрергә
24. Яңа пешкән җиләкләр белән өй туңдырмасын ясарга
 25. Дусларыгыз белән яраткан өстәл уеннарын уйнарга
26. 30 нчы август көнен безнең белән үткәрергә
27. Роликларда йөрергә
28. Кояш баеганны карарга
29. Җылы яңгыр астында йөрергә
30. Су коенырга
31. Һәр көнне бер сүз белән тасвирлагыз - җәй ахырында исемлекне күреп шаккатырсыз

Барыгызга да матур җәйләр теләп калабыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...