Иртәгә бәйрәм!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Иртәгә бәйрәм!

Иртәгә бәйрәм!

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «ШАЯН ТВ» каналы нәни дусларына бик күп бәйрәм чаралары әзерли!

Саф һавада күңелле ял итәргә теләүчеләр өчен 11:00 сәгатьтә без сезне Казан Кремле янында көтәбез! Бездән сезнең өчен шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр көтелә. «ШАЯН ТВ» геройлары белән фотосессия да узачак. Килегез! Күңелле булачак!

Шулай ук бәйрәм уңаеннан «ШАЯН ТВ» Вконтакте төркемендә дә бәйге оештыра һәм уенчыклар уйната! Аның нәтиҗәләре нәкъ тә менә 1 июнь көнне билгеле булачак! Катнашып калырга, бүләкләр отарга ашык!

Өйдә утырырга яратучы тамашачыларга исә «ШАЯН ТВ» каналы үзенчәлекле бәйрәм тапшырулары программасы әзерли. Сезне бик күп премьералар, өр-яңа мавыктыргыч мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, бәйрәм концертлары көтә!

Ә иң зур буләк - «ШАЯН ТВ» каналыннан татар дөньясына махсус балалар өчен язылган өр-яңа 5 җыр! 11:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» студиясендә «Балачак җыры» бәйгесенең 3 нче сезонының җиңүчеләрнен бүләкләү тантанасы үтәчәк! Быел «Балачак җыры 2022» бәйгесенә 114 җыр килде. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2022 елның 11 маеннан 18 маена кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. 1 июнь көнне мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеле булачак.

Бүләкләүгә балалар тормышында зур роль уйный торган, аларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән шәхесләр җыелачак. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе җиңүчеләрне бүләкләячәк.

Кыскасы, бар яклап та бәйрәм булачак! Шулай итеп, ШАЯН ТВ» каналы барыгызны да бәйрәм белән котлый һәм 1 июнь көнен күңелле итеп уздырырга чакыра! «ШАЯН ТВ» белән бергә бул, телне саклау – менә безнең юл!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...