19 June 2025
Казанда ел саен уздырылучы республикакүләм «Алтын каләм – Золотое перо» яшьләр һәм үсмерләр матбугаты фестиваленең нәтиҗәләре ясалды.
Әлеге абруйлы конкурс медиа өлкәсе белән кызыксынучы сәләтле яшь каләм тибрәтүчеләрне берләштерә.2025 елда фестивальнең төп җиңүчесе – Нижнекамск шәһәреннән Альмира Хәйброва. Ул үзенең креатив эшләре, фикер тирәнлеге һәм иҗади карашы белән аерылып торды. Җиңү нәтиҗәсендә Альмирага медиа юнәлеше буенча югары уку йортына бюджет урынга укырга керү мөмкинлеге бирелде.
Шулай ук фестиваль кысаларында республикадагы дүрт уку йорты медиаүзәгенә 1 миллион сум күләмендә техника җиһазлары алу өчен сертификатлар тапшырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.


Фестиваль эшләрен бәяләүдә профессиональ жюри зур роль уйнады. Алар арасында танылган медиабелгечләр дә бар иде. Жюри әгъзаларының берсе – Сәхабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы, «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры һәм баш мөхәррире. Ул Татарстанда балалар һәм яшьләр журналистикасын үстерүгә зур өлеш кертә.


Җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз! Каләмегез үткен, фикерегез тирән булсын!
Comments: