22 September 2022
Бүген «ШАЯН ТВ» каналы 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә кунакта булып кайтты. Укучыларны канал белән тагын да тулырак таныштырды, үзенең танып-белү һәм күңел ачу тапшырулары, берсенннән-берсе масштаблы проектлары, кызыклы мультсериаллары хакында сөйләде. Шулай ук күңелле уеннар, викториналар уздырды. Укучылар барысы да бик теләп катнаштылар, яраткан каналларыннан истәлекле бүләкләр оттылар.
Хәтта төп героебыз ШАЯН да килде. Балалар белән фотога төште, шаярды, көлде, күңелләрен күрде, бәйрәм кәефе бүләк итте!
Comments: