18 June 2025
«ШАЯН ТВ» яшь хәбәрчеләр эзли!
Сиңа 10-16 яшь һәм үзеңне телевидениедә күрәсең киләме? Димәк, бу мөмкинлек нәкъ менә синең өчен! «ШАЯН ТВ» яшь, сәләтле, кызыксынучан хәбәрчеләр эзли. Максат – тамашачыга яңалыкларны кызыклы, җанлы һәм аңлаешлы итеп җиткерә белүче яшь йолдызны табу.Кастинг ике этапта үтәчәк:
Беренче тур – 2025 елның 1 августына кадәр. Синнән 1 минуттан артмаган видеоязма кирәк. Анда нинди дә булса яңалыкны креатив һәм үзенчәлекле итеп сөйләп күрсәт. Видеоны әзерләгәч, анкетаны тутыр һәм гаризаны махсус сылтама аша җибәр.
Икенче тур – 11-15 август көннәрендә, Казанда, «ШАЯН ТВ» студиясендә узачак. Бу этапта инде син үз сәләтеңне профессионаллар алдында күрсәтәчәксең.
Җиңүче «ШАЯН ТВ» командасына кушылып, яңалыклар тапшыруында корреспондент буларак катнашу мөмкинлеген алачак! Проект яшь журналистларны үстерү, талантларны табу һәм аларны зур экранга чыгаруга юнәлтелгән.
Шуңа күрә, озакка сузма– видеоңны яздыр, анкетаны тутыр һәм үзеңне сынап кара!
Сораулар булса, шалтырат: 8 (843) 570-50-33
Әйдә, үз көчеңне күрсәт – бәлки, нәкъ менә син «ШАЯН ТВ»ның яңа йөзе булырсың!