БӘЙГЕ - «Мин татар баласы»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БӘЙГЕ - «Мин татар баласы»!

БӘЙГЕ - «Мин татар баласы»!

«Мин – татар баласы»

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Мин – татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе игълан итә!

Бәйгенең максаты – татар халкы тарихын, милли мәдәниятен өйрәнү, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү.

Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган. Номинацияләр:

·                   «Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр);

·                   «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (11-15 яшьлекләр);

Рәсем һәм эшләнмәләр 2021 елның 1 июленнән 15 сентябренә кадәр рәсем яки кул эшеңне сыйфатлы фотога төшереп, [email protected] / [email protected] электрон адресына җибәр! Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә!

Катнаш!

Нигезләмә
Катнашучы гаризасы