«ШАЯН ТВ»га 2 яшь!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»га 2 яшь!

«ШАЯН ТВ»га 2 яшь!

Тиздән, 12 ноябрь көнне,  «ШАЯН ТВ» каналына 2 яшь тула!

Шул уңайдан, без креатив котлауга бәйге игълан итәбез.

               1)  Каналыбызны котлап, үзенчәлекле открытка яса. Открытка оригинальрәк булган саен – яхшырак! Фантазиягезгә юл ачыгыз!

               2) Открытканың сыйфатлы фотосын ясап, konkurs@shayantv.ru почтасына җибәр. Җибәргән хатта фамилия, исем һәм яшь саныңны яз.

Эшләр 22 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү чарасы 24 ноябрьдән – 30 ноябрьгә кадәр каналның рәсми сайтында, онлайн рәвештә узачак. Шул ук көнне, нәтиҗәләр безнең социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

БАРЛЫК КАТНАШУЧЫЛАР да диплом белән бүләкләнәчәк. Ә 3 җиңүчегә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр әзерли.