27 апреля 2024
Сезне тамашачыбыз Лилия Василованың шигыре белән таныштырабыз!
Туган якка кайттылар
Иң беренче тургайлар.
Безгә күренми генә
Моңлы көй яңгыраттылар.
Кап-кара төстә була,
Үзе ялтырап тора,
Агач башына куна
Бу була - кара карга.
Без ясадык оялар,
Әй, сыерчык, сыерчык,
Куанып сайра, әйдә,
Ояларны карап чык.
Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарии: