Быелгы май сөендерерме?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Быелгы май сөендерерме?

Быелгы май сөендерерме?

Яз фасылының иң матур соңгы ае – майга да аяк бастык! Борыннарны шомырт исләре иркәли, күңелләрне сандугач сайраулары җилкендерә торган яшеллек ае! Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак искә алына. Димәк, җәйгә дә күп калмый. Алдагы көннәр безне нинди һава торышы белән сөендерер, бергәләп сыныйк.

* Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
* Май суык булса – икмәк уңа.
* Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.
* Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
* Майда боз яуса, җәен дә явачак.
* Күке күкелдәмичә май җылытмый.
* Май ае салкын булса – игенгә туклык.
* Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә – зыян.
* Торналар бик еш күренсә – корылыкка.
* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә.
* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер.
* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә.
* Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.
* Тузганакның иртә язда чәчәк атуы – җәй кыска, ә соң чәчәк атуы – җәй коры булуга.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...